ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты Көнчыгыш Европаның иң эре билет операторы KASSIR.RU белән хезмәттәшлек башлануы турында хәбәр итә.

2019 нчы елның 17 нче октябрендә “Наз" халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәгенең белгечләре “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”нең коррекцион сыйныфларында мөмкинлекләре чикле укучылар белән “Һөнәрләр дөньясында” дип исемләнгән чара үткәрде.

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында, 2019 елның 19 октябрендә 13:00 сәгатьтә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарча диктант» белем бирү акциясе уздыра.

Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан район үзәк китапханәсе бинасында  «Балтаси в объективе архива» – «Балтач архив объективында»дип исемләнгән чираттагы фотокүргәзмә куелды.


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

16 октябрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә  “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубының  дәресе булып узды. 

16 октябрь көнне Балтач үзәк китапханә хезмәткәрләре “Балтач  гимназиясе”нең 1 класс укучылары белән очраштылар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр  итүенчә,    19 октябрьдә   Санкт-Петербургта  «Хасанский» дәүләт   универсаль  базарында  авыл  хуҗалыгы  залы  бинасында  гадәттәге  көзге  “Уңыш  - 2019” бәйрәме  узачак һәм  шунда  “Татар  йорты”  үз  ишекләрен ачачак.

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2019 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә , Шәмәрдән т.п. радиотелеүзәгендә 2019 елның 28 октябрендә, аналог ("ТНВ" ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны өзеп тору белән, планлы ремонт-профилактик эшләр үткәреләчәк.
 


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

9 октябрьдә Арча урта мәктәбендә алты районнан килгән ветераннар арасында шахмат-шашка буенча зона турниры булды.

Турнирда Арча, Әтнә, Биектау, Саба, Балтач һәм Теләче районнарыннан килгән 6 команда катнашты. Район данын Тәнвир Галимов, Габдерәфыйк Фәйзразманов, Сания Садыйкова, Әнисә Закирова яклады. Командабыз бик матур уен күрсәтте. Әнисә ханым хатын-кызлар арасында шахмат ярышында өченче призлы урын яулады.

Татарстан Республикасы буенча 2019 елның 15 октябрь 18 сәгатьтән 16 октябрь 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак. Көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +4..-1º, көндез һаваның максималь температурасы +2º..+7º.

Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр фаразланмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International