«Татарча диктант» акциясендә катнашырга чакырабыз

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында, 2019 елның 19 октябрендә 13:00 сәгатьтә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарча диктант» белем бирү акциясе уздыра.

Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыру.

Шуны искә төшереп үтәсе килә, бүгенге көннәрдә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2018 нче елда ул өченче тапкыр үткәрелде. Акция 28 илдә һәм Россиянең 40 тан артык төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды. Татарстан Республика­сының барлык районнары һәм Казан шәһәренең югары уку йортлары әлеге чарага киң аудиторияне җәлеп итәр өчен күп көч куйдылар. Нәтиҗәдә «Татарча диктант» аудиториясе 5 тапкыр артты һәм 10 меңнән артык катнашучы җәлеп итте.

 «Татарча диктант» акциясе Балтачта яшәүчеләр өчен - Балтач урта мәктәбендә, Балтач гимназиясендә, Балтач район үзәк китапханәсендә; Балтач районы авылларында яшәүчеләр өчен - 20 участок мәктәбендә узачак.

Әдәби татар теле буенча пунктуацион, орфографик һәм грамматик белемнәрен тикшерергә теләгән һәр кеше акциядә катнаша ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International