Балтач районында минималь хезмәт хакы һәм салым бурычлары белән көрәш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

‎Балтач районы прокуратурасы бинасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район эчке эшләр бүлеге вәкилләре һәм башка өлкәләрнең җаваплы җитәкчеләре катнашында комиссия утырышы узды.

‎Утырышның көн тәртибендә салым түләү буенча бурычлары җыелган, минималь хезмәт хакыннан түбән хезмәт хакы түләүче оешма җитәкчеләренең, шәхси эшмәкәрләрнең һәм теркәлмичә хезмәт куючы гражданнарның эшләре тикшерелде. ‎Әлеге категориягә эләгүче оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр районыбызда һәрдаим катгый контрольдә тотыла.

Прокуратурага чакыруларның нәтиҗәсе бар, гадәттә, әҗәтлеләр, чакыру алуга ук салым буенча әҗәтләрен каплый. Чара үтемле булса да, тиешле түләүләрне үзвакытында башкару мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International