9 октябрьдә Арча урта мәктәбендә алты районнан килгән ветераннар арасында шахмат-шашка буенча зона турниры булды.
Турнирда Арча, Әтнә, Биектау, Саба, Балтач һәм Теләче районнарыннан килгән 6 команда катнашты. Район данын Тәнвир Галимов, Габдерәфыйк Фәйзразманов, Сания Садыйкова, Әнисә Закирова яклады. Командабыз бик матур уен күрсәтте. Әнисә ханым хатын-кызлар арасында шахмат ярышында өченче призлы урын яулады.