2019 нчы елның 14 нче октябрендә «Факел» яшүсмерләр клубында хокук бозуларны профилактикалау буенча «Минем буш вакытым» дигән дискуссия дәресе оештырылды.
Балалар "җинаятьчелек", "хокук бозу", "җинаять", "җаваплылык", "Административ хокук бозу" төшенчәләрен өйрәнделәр. Икенче, практик өлешендә, мисаллар бирелде ,ә балалар бу мисалларның чишелеләрен эзләде.
Балалар кылган гамәлләре өчен җавап бирәсе икәнлеген һәрвакыт истә тотарга кирәклеген аңладылар. Безнең җәмгыятьтә бер генә кеше дә хокук нормалары таләпләреннән чигенергә тиеш түгел.