«Хыял» яшьләр үзәге Шеңшеңәр һәм Смәил яшьләре арасында мини-футбол буенча ярыш үткәрде

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

2019 нчы елның 12 нче октябрендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Шеңшеңәр һәм Смәил авыл җирлекләре яшьләре арасында мини-футбол буенча ярыш үткәрде.

Максат һәм бурычлар:

-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- иң көчле командаларны ачыклау;

-дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту;

- спортны үстерү һәм популярлаштыру.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын - "Тайфун"

II урын - "Авангард"

III урын - «Амкар"

Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял»яшьләр үзәге гамәлгә ашырды. Ярышларның баш хөкемдары-физик культура буенча инструктор Мөхәрләмов Илгизәр Илнур улы .

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International