Балтач районы башлыгының Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлау сүзләре

2019 елның 13 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Катлаулы шартларда эшләргә туры килүгә карамастан, сез үз эшегезгә тугры булып каласыз. Сезгә хезмәт сөючәнлегегез һәм фидакарьлегегез, намуслы хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

Җирдә хезмәт куючыларның барысына да нык сәламәтлек, бәхет, барлык башлангычларыгызда уңышлар, оптимизм, иминлек, югары уңышлар, уңай һава торышы һәм уңай шартлар телим. Тормышыгызда яхшы үзгәрешләр һәм һәрчак иртәгесе көнгә ышанычыгыз булсын иде!

Ихтирам белән, Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International