"Өченче буын" спартакиадасы

2019 елның 11 октябре, җомга

8 нче октябрь көнне "Балтач" спорткомплексында Өлкәннәр арасында "Өченче буын" спартакиадасы булып узды. Өлкәннәребез шахмат, дартс, боҗрага керт, өстәл теннисы, ату ярышларында үз көчләрен сынап карадылар. Спартакиадада Балтач шәһәр җирлеге, Борбаш, Борнак, Субаш, Куныр, Кече Лызи, Норма, Нөнәгәр, Пыжмара, Смәел, Сосна, Шеңшеңәр, Чепья авыл җирлеге командалары катнашты. Бәйрәм чарасында Балтач район башкарма комитеты яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Загидуллин Р.Р., Балтач пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Сафина А.С., район ветераннар советы җитәкчесе Абдуллин Р.Г., пенсионерлар җәмгыяте җитәкчесе Нигматуллин Р.Ш. катнашты. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук спартакиада иң өлкән катнашучы Борнак авыл җирлегеннән Хабибулхак Гәбделәхәт улына һәм Салавыч авыл җирленнән Җәмилә Габдулла кызына махсус бүләк тапшырылды.

 

Дартс ярышында хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:

1 урын- Медведева Нина (Кече Лызи авыл җирлеге)

2 урын- Шәйхетдинова Галия (Сосна авыл җирлеге)

3 урын- Исьмекова Римма (Борнак авыл җирлеге)

 

Дартс ярышында ир-атлар арасында җиңүчеләр:

1 урын- Иванов Александр (Кече Лызи авыл җирлеге)

2 урын- Васильев Юрий (Смәел авыл җирлеге)

3 урын- Әсхадуллин Котдус (Куныр авыл җирлеге)

 

Өстәл теннисы хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:

1 урын- Зиатдинова Әлфия (Балтач шәһәр җирлеге)

2 урын- Ракова Екатерина (Чепья авыл җирлеге)

3 урын- Сибгатуллина Жәмилә (Салавыч авыл җирлеге)

 

Өстәл теннисы ир-атлар арасында җиңүчеләр:

1 урын- Илшат Хакимов (Балтач шәһәр җирлеге)

2 урын- Низаметдинов Хамат (Пыжмара авыл җирлеге)

3 урын- Гыйләҗев Илдар (Чепья авыл җирлеге)

 

“Боҗрага керт” уенының хатын-кызлар арасында җиңүчеләре:

1 урын- Закирова Нурхания (Балтач шәһәр җирлеге)

2 урын- Әхмәтҗанова Гөлзилә (Сосна авыл җирлеге)

3 урын- Каримова Нурия (Борнак авыл җирлеге)

 

“Боҗрага керт” уенының ир-атлар арасында җиңүчеләре:

1 урын- Габдуллин Нурулла (Шешеңгәр авыл җирлеге)

2 урын- Хайруллин Рафис (Сосна авыл җирлеге)

3 урын- Әхмәдиев Мансур (Борбаш авыл җирлеге)

 

 

 

Ату ярышыннан хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:

1 урын- Иванова Дамира (Кече Лызи авыл җирлеге)

2 урын- Зарипова Равилә (Балтач шәһәр җирлеге)

3 урын- Закиева Фәйрүзә (Куныр авыл җирлеге)

 

Ату ярышыннан ир-атлар арасында җиңүчеләр:

1 урын- Кәримов Равил (Балтач шәһәр җирлеге)

2 урын- Насруллин Хәбибрахман (Пыжмара авыл җирлеге)

3 урын- Сергеев Николай (Смәел авыл җирлеге)

 

Шахмат ярышыннан җиңүчеләр:

1 урын- Мәгсумҗанов Нурислам (Нөнәгәр авыл җирлеге)

2 урын- Мөхәрләмов Камил (Балтач шәһәр җирлеге)

3 урын- Галимов Тәнбир (Борбаш авыл җирлеге)

 

Күңелле стартлар ярышында җиңүче командалар:

1 урын- Сосна авыл җирлеге

2 урын- Куныр авыл җирлеге

3 урын- Чепья авыл җирлеге

 

Спартакиаданың җиңүчеләре:

1 урын- Балтач шәһәр җирлеге

2 урын- Борбаш авыл җирлеге

3 урын- Куныр авыл җирлеге

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International