«Факел» яшүсмерләр клубы «Планета буенча күршеләр» дигән темага уен үткәрде

2019 елның 11 октябре, җомга

7 октябрьдә «Факел» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр өчен «Планета буенча күршеләр» дигән темага уен үткәрелде. Чөнки безнең планетада кешеләр, хайваннар һәм үсемлекләр тигез хокукта яши. Барысы өчен дә бер кояш балкый, һәркем өчен яңгыр ява, һәркем өчен иртә җитә. Табигать ашата, эчерә, киендерә, безгә тормыш өчен барын да бирә, ә алмашка үзенә карата сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт таләп итә. Күршеләр бер-берсен белергә һәм дус булырга тиеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International