Балтач районында ТР Профсоюзлар федерациясе көне узды

2019 елның 12 октябре, шимбә

2019 елның 11 октябрендә Балтач районында ТР Профсоюзлар федерациясе көне узды. Семинар-киңәшмәдә Балтач районы башкарма комитеты вәкиле – җитәкченең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, Балтач муниципаль районының профсоюз активы, кадрлар эше, хезмәтне саклау, юридик хезмәтләр белгечләре катнашты.

Җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары-Марат Гафаров чыгыш ясады, ул Татарстан һөнәр берлекләре алдында торган агымдагы һәм перспектив бурычлар турында сөйләде. Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре эшчәнлегенең төп юнәлеше булган хезмәтне саклау турында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андинаның чыгыш ясады. Хезмәт законнарын куллану мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең хокукый хезмәт инспекторы - Лариса Бушмелева консультация бирде. Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең социаль партнерлык бүлегенең әйдәп баручы белгече Анастасия Ерохина үзенең чыгышында пенсия законнары мәсьәләләренә кагылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International