21-22 декабрь көннәрендә «Балтач» универсаль спорт залында Балтач муниципаль районы башлыгы призына «Көрәш» буенча ХХIV шәхси-команда ярышлары булып узды. Ярышларда ҖЧҖ, күмәк хуҗалыклар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм район оешмалары җыелма командалары катнашты. Барлыгы 24 команда, 160 көрәшче бил алышты.
Соңгы 5 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына кертелгән инвестицияләр күләме 140 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 96 млрд сум, эшгкәртү сәнәгатенә - 44 млрд сум. Шундый белешмәләр бирде шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да акатнашты.
2019 ел - Россиядә театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Балтач районында "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән районкүләм театр бәйгесе оештырылды. Районның 34 авыл мәдәният йорты коллективы театр сәнгатендә үз осталыкларын күрсәтте.
20 декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә әлеге бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә буран, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 м/c кадәр җитәргә мөмкин;
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.
2019 елның 19 декабрендә "Хыял" яшьләр үзәге Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә 10 сыйныф укучылары өчен "Логика кайда? " дигән интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде. Уен 4 раундтан торды:
- 1 раунд. Уртаклык табу.
- 2 раунд. Барлыгы формуласы.
- 3 раунд. Киноребуслар.
- 4 раунд. Икесе бер.
Үзара 2 команда ярышты, барлык раунд нәтиҗәләре буенча:
1 урын: "Кишер бакчасы" командасы
2 урын: "Кояшкай" командасы.
2019 елның 20 декабрендә Балтач районы Сырья авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылышы булды.
Гомуми мәйданы 62,5 кв.м. булган, 4 модульдән торган яңа фельдшер-акушерлык пункты 800 кешегә исәпләнгән.
Тантаналы ачылышта Балтач муниципаль районы башлыгы Нутфуллин Рамил Рәшит улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаил улы, Балтач үзәк хастаханәсе баш табибы Дәүлиев Газинур Дәүләт улы, Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Азат Газизулла улы катнаштылар.
19 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 3 А сыйныфы укучылары өчен «Китап дәшә белем иленә” дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 20 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- күз күреме 1000 м һәм аннан да кимрәккә кадәр начарайган буран;
- төньяк-көнбатыштан секундына 17-22 м/c тизлектә көчле җил.;
- юлларда көчле бозлавык.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Халыкара авыл яшьләре конгрессы аылуы турында хәбәр итә. Анда катнашуга Татарстан һәм Россия авылларыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла.
2019 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Әхмәтханов Җәүдәт Йосыф улы, Балтач районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы катнашты. Утырышка Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлеге начальнигы Гайнанов Наил Рәфкать улы, «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзеры Гыйләҗев Илгизәр Илшат улы, «Алкоторг» ҖЧҖнең сыра буенча Департамент супервайзеры Сәлахов Рөстәм Рәшит улы, җирлек башлыклары һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре чакырылган иде.