Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә юлларда урыны белән көчле бозлавык, төнлә төньяк районнарда бозлавык.
23 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә Балтач муниципаль районының террорчылыкка каршы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү, яңгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм коррупциягә каршы тору буенча комиссияләренең катнаш утырышы узды.
21 декабрь көнне Иске Турья авыл клубының "Вуюись" ансамбле "Чакара удмуртларының борынгы көйләре" дип исемләнгән Бөтенроссия фольклор фестивалендә катнашты. Бу фестивальгә Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Удмуртия Республикасыннан фольклор коллективлар чакырылган иде. "Вуюись" ансамбле туй йоласын күрсәтте һәм лауреат дипломына лаек булды.
19 декабрь көнне Кили авылы мәдәният йортында әти-әниләр һәм участок педиатры Раилә Рәйхан кызы Гарифуллина катнашында "Балаларыбыз сәламәт булсын!" дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар, балаларның сәламәтлеге турында фикер алыштылар.
Республиканың сөтчелек тармагы алдагы елларга үсеш ноктасы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 24 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр шактый күп. Мәсәлән, узган атнада Арча районында «Яңа эш башлаучы фермер» һәм «Гаилә терлекчелек фермалары» программалары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына төзелгән 4 ферма бер үк вакытта ачылды.
21 декабрь көнне Яңгул мәдәният йортында ел дәвамында барган спартакиаданың иң соңгы чарасы буларак өстәл теннисы буенча авыл урамнары арасында ярышлар булды. Һәр урамның иң көчле уенчылары җыелган иде.
2019 елның 19 декабрендә МБУ "Хыял" яшьләр үзәге Кече Лызи урта мәктәбе укучылары өчен "Көйне танып бел" дип аталган музыкаль уен үткәрде.
19 декабрь көнне Нөнәгәр мәдәният йорты коллективы "Ватан" республика конкурсында катнашты. "Кул эшләре" номинациясендә Шәфигуллин Ислам III урынга лаек булды. Галимуллин Ранил уңышлы чыгыш ясады. (Җитәкчеләре Нигмәтҗанов Рамил Солтан улы)