17 декабрь көнне "Маяк" җәмгыятендә район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең терлекчелек буенча 11 айлык эшчәнлегенә йомгак ясау булды. Әлеге чарада Балтач район башлыгы Нотфуллин Рамил Рашитович, хуҗалык рәисләре, зоотехниклар катнашты. Алар "Маяк" җәмгыяте фермасында булып, биредәге эшчәнлек белән таныштылар, җәмгыять рәисе белән белгечләр эш барышында кулланылган яңа алымнар турында сөйләде. Тәҗрибә уртаклашуның киңәшмә өлеше мәдәният йортында дәвам итте.
11 айлык эш нәтиҗәләре буенча кыскача анализ күрсәткәнчә: узган елга караганда мөгезле эре терлек 2 % ка, дуңгыз 15 % ка, ат 4% ка, бозау алу 6 % ка, дуңгыз баласы алу 3 % ка, колын алу 7 % ка, сөт җитештерү 15 % ка, ит җитештерү 3 % ка арткан. Шул ук вакытта җитешсезлекләр дә бар: мөгезле эре терлек үлеме 7 % ка, дуңгыз үлеме 4 % ка, ат үлеме 4 тапкырга арткан.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе А. Ю. Попованың 2018 елның 29 декабрендә кабул ителгән күрсәтмәсе нигезендә 01/17335-2018-32 «тематик» кайнар линияләр» не үткәрү, гражданнарны һәм оешмаларны үз вакытында сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнарындагы территориаль бүлегендә (алга таба – Биектау территориаль бүлеге) балалар товарларының, Яңа ел бүләкләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча 2019 елның 2 - 21 декабрьгә кадәр кайнар линия эшли:
Мөрәҗәгатьләр өчен телефоннар: 8(84365)3-15-01 Биектау, 8(84366)3-15-01 Арча, 8(84368)2-41-47 Балтач.
15 декабрь көнне Кили мәдәният йортында 2019 ел - Россиядә театр елы уңаеннан "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән конкурс кысаларында үзешчәннәр көче белән әзерләнгән драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча сәхнәләштергән "Люстра" спектакле куелды. Уйнаучыларның чыгышы тамашачы күңеленә үтеп керде. Эчтәлекле, шул ук вакытта юморга бай спектакльне халык бик ошатты - үзешчәннәрне басып алкышладылар.
18 декабрь көнне Казан районара табигатьне саклау прокуроры, юстиция киңәшчесе Денис Алексеевич Александров сәгать 9дан 10га кадәр вакыт аралыгында Балтач районында яшәүчеләрне әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча кабул итү уздырды. Балтачлыларның барлык сораулары да теркәлде һәм каралды, әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, башкалары контрольгә алынды.
Бүген 2019 елның 18 декабрендә Балтач районының Үзәк мәчетендә район имамнарының 2019 елны йомгаклау җыелышы уза. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, Президент Аппараты вәкилләре, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улы, Балтач районы имамнары һәм абыстайлары катнаша.
17 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 2 Б сыйныфы өчен “Китап булсын чын дустың!” дип аталган квест-уен үткәрелде.
Бүген, 2019 елның 17 декабрендә, 09.00 сәгатьтә Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин рәислегендә район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының чираттагы утыз бишенче утырышы узды.
Бүгенге утырыш эшендә Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район советының җаваплы хезмәткәрләре, чакырылган учреждениеләр җитәкчеләре катнаша.
Казан районара табигать саклау прокуратурасы 2019 елның 18 декабрендә сәгать 9.00дан 10.00га кадәр Балтач, Ленин урамы, 42 нче йорт адресы буенча, тирә-як мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча район халкын кабул итүне үткәрүне планлаштыра.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 18 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- бозлавык;
- томан;
- юлларда көчле бозлавык.
2019 нчы елның 9 нчы декабрендә Балтач «Форпост» үзәге Балтачның «Ватан Геройлары» паркында «Ватан Геройлары көненә» Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе һәм «Кар десанты РСО» активист студентлар отряды катнашында чара уздырды. Укучылар алдында Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р. Р. Заһидуллин, Балтач районы сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Р. Г. Абдуллин чыгыш ясады.