ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

7 февраль көнне Субаш мәдәният йортында яшьләр өчен «Маһинур әбидә кунакта» дигән фольклор кичә үткәрелде. Кичәдә татар халкының «Кич утыру» йоласы өйрәнелде.Такмаклар җырланды, уеннар уйналды. Яшьләр кичәдән бик кәнәгать калды.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

6 февраль көнне Шубан  мәдәният йорты хезмәткәрләре - сәнгать җитәкчесе Фасхутдинова Р. Р. һәм китапханәче Гатауллина М.Я. "Тере тарих" акциясенә старт бирде һәм Мөҗиповлар гаиләсендә булды. Мәгъсүмә апа һәм Равис абый үзләре генә яшиләр, икесе дә сугыш чоры балалары. Алар үзләренең авыр балачаклары турында сөйләделәр. Аларның сөйләгәннәре видео һәм аудиоязмаларга яздырылды. Чараның максаты: бүгенге көндә безнең арада булган тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларыннан мәгълүмат җыеп, киләчәк буынга калдыру. 

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.   

8 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында "Татарстан" ҖЧҖ күмәк хуҗалыгының еллык отчёт җыелышы үткәрелде. 2019 нчы елга нәтиҗә ясау һәм 2020 нче елга планнар төзелде. Килгән кунаклар, белгечләр чыгыш ясады, алдынгылар бүләкләнелде. Авыл үзешчәннәре белән хуҗалыкта эшләүчеләргә күңелле ял концерты куелды.

7 февраль көнне Чапшар авыл клубында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган "Мы - правнуки твоей Победы" исемле ил күләмендәге акция кысаларында Кили күчмә китапханәсе мөдире Миләүшә Маннанованы чакырып кичә уздырылды. Бөек Ватан сугышының иң куркыныч ноктасы булган Ленинград блокадасы һәм андагы бик аяныч балалар язмышы турында әңгәмә корылды.

Минераль ашламалар  туплау  темплары һәм  авыл  хуҗалыгы  җирләреннән  нәтиҗәле  файдалану турында  бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  сөйләде.  

5-6 февральдә "Кайбыч" боз шугалагында А.В. Тарасов исемендәге "Алтын алка" яшь хоккейчыларының ачык хоккей мәйданчыклары командалары арасында 2005-2006 елларда туган өлкән төркем яшүсмерләре арасында 2019-2020 еллар сезоны Бөтенроссия ярышларының республика этабы булып узды. Балтач спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре өченче урынны яуладылар.

Тренерлары: Хөсәенов Р. Г., Садыйков Р. М.

8 февраль көнне Балтач чаңгы трассасында спорт остасы  Әскәров Ралиф Рәфыйк улы призына чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге булып узды. Ярышта Балтач гимназиясе, Балтач урта мәктәбе, Сосна, Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе спортчылары катнашты. Барлыгы 49 катнашучы. Чаңгычылар классик стиль белән индивидуаль узыш форматында ярыштылар, катнашучыларга 1,3 км дан 6 км га кадәр араны узарга туры килде.


8
февраль, 2020 ел
шимбә

2020 елның 7 нче февралендә Балтач район башкарма комитеты житэкчесе  урынбасары Гайнетдинов И.Ф  катнашында  Шеңшеңәр мәдәният йортында Шеңшеңэр хэм Ор  авылы халкы белэн гражданнар  җыены узды.  Анда  авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар,  Ор  һәм Шеңшеңәр авылы  халкы катнашты.                                                                                            

Бүген, 8 февраль көнне, Балтач чаңгы трассасында «Татарстан чаңгы юлы - 2020» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле чаңгычыларны ачыклау һәм Балтач районында чаңгы ярышларын популярлаштыру максатыннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International