ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2020 ел
шимбә

Төзелеш, ремонт һәм реконструкция - безнең районның өстенлекле юнәлешләренең берсе. Шуңа да аңа зур игътибар бирелә.
7 февраль көнне Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин төзелеш объекты буенча кабат рейд үткәрде. Ул Шода авылында урнашкан «Балкыш» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының төзелеш эшләре барышы белән танышты.
Район башлыгы объектта булып, башкарылган эшләрне бәяләде һәм төзелеш эшләренә карата үз фикерен белдерде.

6 февраль көнне Таузар авылы клубында Эльвира Ибраһимовага багышланган "Син һәрвакыт безнең күңелләрдә" дип аталган искә алу кичәсе узды.

7 февраль көнне Нөнәгәр мәдәният йорты директоры Гыймадиева Гүзәл мәктәп китапханәсендә А.С.Пушкинны искә алу көне уңаеннан 3-4 сыйныф укучылары өчен "Ә син Пушкинны, беләсенме?" исеме астында әңгәмә үткәрде. Укучыларга аның тормыш юлы сөйләнелде, китап күргәзмәсе оештырылды, шигырьләре укылды. Ә соңыннан укучылар сорауларга җавап бирделәр. 


7
февраль, 2020 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо күргәзмәсе  кысаларында  инстаблогер-студентлар арасында  конкурс игълан  итә. Конкурс республиканың урта  уку йортлары  һәм югары  уку йортлары  студентлары  арасында  уздырыла.  

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2020 елның  гыйнвар  аендагы    эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

6 февраль көнне Балтач районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков килде. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән берлектә министр район үзәк хастаханәсенең отчет җыелышында катнашты, райондагы сәламәтлекнең торышы, үзәк хастаханәнең эшчәнлеге белән танышты.

Үзенең эшлекле визиты вакытында Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Чепья һәм Яңгул авылы амбулаторияләрендә булды. Биредә биналарның эчке өлешләрен карады, табиб, шәфкать туташлары һәм пациентлар белән аралашты.

2020 елның 5 февралендә район Советының кече залында Балтач районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы җитәкчелегендә Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты вәкилләре белән очрашу узды.

Кытай Халык Республикасында (КХР) яңа коронавирус белән бәйле хәлләр уңаеннан, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Биектау территориаль бүлеге грипп, коронавирус инфекциясе һәм башка КРВЙ (Кискен респиратор вируслы йогыш) таралуын кисәтү өчен түбәндәге гигиена чараларын үтәвегезне сорый.

5 февраль көнне Балтачта оешма, учреждение һәм предприятиеләр арасында "Балтасиада" дип исемләнгән спартакиада үтте.

Бу чара Бөек Җиӊүнеӊ 75 еллыгына, ТАССРныӊ 100 еллык һәм Балтач районының 90 еллык юбилеена багышлана. "Балтасиада" спартакиадасы кышкы һәм җәйге төрләргә бүленгән.

Чараның ачылу тантанасында Балтач район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин катнашты.

Күчемсез милек объектының кадастр бәясе белән килешмәгән кызыксынган затлар, әгәр күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләгәндә, алар фикеренчә, дөрес булмаган белешмәләр, шулай ук базар бәясеннән файдаланып кадастр бәясен төгәлләштерү өчен, ТР Росреестры каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча судта яки комиссиядә бәхәсләшә алалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, судта кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен физик затлар тарафыннан дәгъвалау өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне саклау мәҗбүри. Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк, әлеге Комиссия 2017 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән күчемсез милек объектларының кадастр бәясен яңадан карый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International