ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

9 март көнне Кили мәдәният йортында өлкән яшьтәге хатын-кызлар өчен "Алиһә син, гүзәл хатын-кыз!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Үзешчәннәр тарафыннан әзрләнгән концерт карап, яшьлекләрен искә алып күңел ачты өлкәннәр. Аларны хөрмәтләп җитәкчеләр дә килде.

8 март көнне Сосна мәдәният йортында "Язлар гүзәл хатын-кызлар белән" дигән концерт булды. Концертта авыл үзешчәннәре катнашты. Бию, җырлар, юмористик номерлар белән бергә авылдашлар тарафыннан җибәрелгән видеокотлаулар да тамашачыларга тәкъдим ителде.  

9 март көнне Урта Көшкәт авыл клубында "Иң гүзәлләргә багышлана" дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Кызлар өчен биремнәр әзерләнгән иде, алар үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.

6 март көнне Кече Лызи мәдәният йортында Хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Концертта Кече Лызи мәктәбе укучылары, клубның өлкәннәр коллективы чыгыш ясады. Концерт күңелле булды.

8 март көнне Нөнәгәр мәдәният йортында "Җырлыйк әле" бәйгесе уздырылды. Бәйге 3 турдан торды. Гүзәл затлар үзләренең көчләрен сынадылар, бирешәсе килмәде. Турлар арасында музыкаль тәнәфес ясалды, бәйге ахырында җиңүче ачыкланды. Соңыннан һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Бүген, 11 март көнне, Балтач районы эшмәкәрләре белән очрашуда Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин «Бәхет» ҖЧҖ һәм «Балкыш» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы җитәкчеләренә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллану өчен сертификатлар тапшырды.

2020 елның 10 мартында «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» универсал спорт залында гаиләләр арасында «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» спорт-күңел ачу уенының 3 зонасын үткәрде.

Татарстан Республикасы территориясендә 12 мартта төнлә һәм көндез урыны белән 15-18 м/с кадәр көчле җил көтелә (Казанда 15 м/c кадәр).

14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

8 март көнне Таузар авылы клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Тормыш яме - гүзәл затларда!" дип исемләнгән концерт булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International