«Әти, әни, мин - спорт гаиләсе»

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

«Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» спорт - күңел ачу уены ел саен барлык авыл җирлекләре һәм район җирлеге гаиләләре өчен үткǝрелǝ торган чара.

2020 елның 10 мартында «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» универсал спорт залында гаиләләр арасында «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» спорт-күңел ачу уенының 3 зонасын үткәрде.

Уенда Сосна авыл җирлеге, Норма авыл җирлеге, Салавыч авыл җирлеге гаиләләре катнашты.

Ярышлар кысаларында түбәндәге уеннар үткәрелде:

- Кыска арага йөгерү

- Лабиринт

- Скакалка белән сикерү

- Әтиләргә отжимание 

- Әни һәм бала өчен преес

- Күңелле стартлар

Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча Гатауллиннар гаиләсе 2 нче урынны алды, ә Нигъмәтуллиннар гаиләсе финалга чыкты.

Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял» яшьләр үзәге башкара. Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог - оештыручысы - Нәҗипова Л.Н. җаваплы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International