ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне уңаенннан Чутай мәдәният йортында 8 март көнне "Бәйрәм белән сезне гүзәл затларыбыз" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Гүзәл затларга багышланган котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барылды. "Ләйсән" бию коллективының дәртле биюләрен, "Умырзая" вокаль ансамбленең моңлы җырларын, егетләрнең чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Кичә барышында 30, 40, 50 ел бергә гомер иткән гаиләләрне хөрмәтләделәр. Соңыннан яшьләр өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды.

Җиһанда – яз, күңелдә – яз! Бусагада – 8 март – гүзәл затларыбыз бәйрәме. Шул уңайдан, 4  март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә 5нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен  “Яз шатлыгы“ дип аталган әдәби-музыкаль иртә үтте.

4 март көнне Балтач Үзәк балалар  китапханәсе  “Әни турында сезнең белән хикәяләр укыйбыз” дип исемләнгән Республика акциясендә катнашты. 

8 март көнне Субаш мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан, «Яшәсен гүзәл затлар!» дигән ир-егетләр концерты булды. Анда популяр җырлар яңгырады, биюләр, кызыклы скетчлар күрсәтелде. Концерт күтәренке рухта үтте, тамашачылар бик җылы кабул итте. 

8 март көнне Сизнер авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Яшь үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга зур шатлык китерде, алар, кечкенә булуларына карамастан, сәхнәдә күңелле һәм дәртле чыгыш ясадылар.

Начар метеорологик күренешләр: 10 мартта кич, 11 март төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан.

7 март көнне Яңгул урта мәктәбендә 2002-2006 елгы укучылар арасында спорт мәктәбе тренерлары призына кул көрәше буенча турнир узды. Ярышларда 8 мәктәптән (Балтач, Яңгул, Түнтәр, Чепья, Нөнәгәр, Арбор, Субаш, ПЛ-96) егетләр һәм кызлар катнашты.

8 март көнне Юдино бистәсендәге Локомотив стадионында 45 нче Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны узды. Әлеге ярышта спорт мәктәбе укучылары катнашып,  призлы урыннар яуладылар.

2006-2007 елгы егетләр арасында 10 км дистанциядә Кәбиров Илназ җиңү яуласа, 2004-2005 елгы егетләр арасында 20 км дистанциядә Сөнгатуллин Әмир җиңү яулады.

2002-2003 елгы кызлар арасында 20 км дистанциядә Кумаева Ульяна 2 урынны,  Нигматзянова Зәйнәб 3 урынны яулады.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.

Республиканың агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү турында бүген  Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International