«Әни турында сезнең белән хикәяләр укыйбыз» Республика акциясендә Үзәк китапханә дә катнашты

2020 елның 10 марты, сишәмбе

4 март көнне Балтач Үзәк балалар  китапханәсе  “Әни турында сезнең белән хикәяләр укыйбыз” дип исемләнгән Республика акциясендә катнашты. Нәни китап укучыларга Хәлил Шәрифнең “Алдакчы аю” китабыннан “Тиен баласы нигә елаган?” дип аталган хикәясе рольләргә бүленеп, кычкырып укылды. Әсәр геройлары Әни тиен белән Бала тиен диалогы аша балалар яхшылык, яманлык кебек төшенчәләрне аңладылар, табигатькә сакчыл караш кирәклеген төшенделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International