6 март көнне «Хыял» яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясе волонтерлары белән берлектә «Хатын-кызның күңел җылысы» акциясе үткәрде. Акция барышында тыл ветераннарына барып, Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар һәм котлау открыткалары, күчтәнәчләр тапшырдылар.
Кояш нурына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. 5 март көнне Балтач Үзәк китапханәсендә зурлар бүлегенә йөрүче китап укучыларыбыз өчен “Җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.
6 нчы март көнне СМУ микрорайонында яшәүчеләр өчен "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында Халыкара хатын-кызлар көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган кичә үтте. Кичә татар халкының тарихына багышланган "Башваткыч" интеллектуаль уены һәм ир-атлар башкаруында матур җыр, шигырьләр белән үрелеп барды. Кичә җиңүче гүзәл затларны котлау белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» Илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта кече эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.
5 мартта Татарстанда «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы ставка белән ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче кредитлар бирүгә керештеләр.
2020 елның 4 нче мартында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Шеңшеңәр авылы «Батыр» яшьләр үзәгендә «Иң яхшы әти» һәм «2020 ел хуҗабикәсе» диеп аталган күңел ачу уеннары үткәрде.
Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 10 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан, төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
Районыбызның гүзәл затлары! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Ямьле язның тәүге бәйрәме 8 март – мәхәббәт, матурлык, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык символы ул. Авыр елларның, газаплы чорларның шаһитлары булган өлкән буын хатын-кызларыбызга карата хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез безнең.
Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 9 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15-17 м/c кадәр; төнлә һәм көндез томан (Казанда да).
6 март көнне Балтач мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Бәйрәм килә, бар җиһанга бәйрәм килә» исемле чара узды. Искиткеч хисле, җылы, матур бәйрәм булды ул. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Атлас кызы Ратникованың тәбрикләү сүзләре дә гадәттәгедән хислерәк, үзгәрәк иде.