ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2020 ел
шимбә

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 7 март 18 сәгатьтән 2020 елның 8 март 18 сәгатькә кадәр:

Төнлә явым - төшемсез. Иртән, көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә. Җил көньяктан 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с кадәр.Төнлә минималь һава температурасы 0..-2˚. Көндез максималь һава температурасы +3..+6˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.


6
март, 2020 ел
җомга

Начар метеорологик күренешләр: 7 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с тизлектә көчле җил көтелә.

2020 елның 6 мартында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов рәислегендә утырыш узды.

Утырышның темасы: «Белем бирү оешмалары объектларында янгыннарны кисәтү».

2020 елның 4 мартында Балтач урта мәктәбендә, Кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, югары сыйныф укучылары арасында хокукый Викторина үткәрелде. Викторина Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә туры китерелгән һәм өлкән сыйныф укучыларының хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре ярдәме белән әзерләнгән киңәшләрдә табигать һәм кеше өчен куркынычсыз бәйрәм букетларын сайлау буенча төп заманча кагыйдәләр санап үтелә.

4 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Федерация Советының Аграр азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органыннан вәкил Геннадий Емельянов җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 5 мартында Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмитов Наил Нури улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

«Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновацион технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында, агымдагы елның 5 мартында Чутай фельдшер-акушерлык пунктында чираттагы дәрес узды.

2020 нче елның 5 нче мартында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Карадуган гимназиясенең коррекция төркеме балалары һәм аларның әниләре өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган интеллектуаль-күңел ачу программасы оештырдылар.

Бүген, 5 март көнне, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә Балтач муниципаль районының террорчылыкка  каршы комиссиясенең  утырышы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International