Начар метеорологик күренешләр: - көннең икенче яртысында һәм 5 март кич, 6 март төнлә томан; - иртән һәм көндез 6 мартта көчле җил, көчәйгәндә 15-20 м/с( Казанда 15-18 м/с).
1 март көнне Кече Лызи авылында "Май чабу" бәйрәме үткәрелде. Кунакларны кайнар коймак белән сыйладылар, төрле уеннар уйнадылар һәм бәйрәм ахырында кыш белән саубуллаштылар, карачкы яндырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.
27 февраль көнне Алан авылы клубында 1-4 сыйныф укучылары катнашында "Минем булачак профессиям" исемле рәсем бәйгесе уздырылды. Чара башында укучыларга күп төрле профессияләр турында сөйләнде, үзләренең әти-әниләре нинди профессия кешеләре һәм киләчәктә бала кем булырга тели, шул турыда әңгәмә оештырылды. Чараның икенче өлешендә балалар үзләренең булачак һөнәрләре турында рәсем ясадылар. Һәрбер балага буләк тапшырылды.
8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Балтач Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Балтач бистәсе урамында оештырылган «Бар дөнья яме – Сездә!» исемле әдәби бульвар чарасында районыбыз ир-егетләре гүзәл затларга багышлап китаптан шигырьләр укыдылар.
Начар метеорологик күренешләр: 4 март кичендә, төнлә һәм иртән 5 мартта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» Илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта кече эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзелде. Россельхозбанкка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итәчәк.
Өлкәннәр арасында узешчән сәнгать осталарын ачыклау, аларның талантларын камилләштеру максатыннан Татарстан Республикасы ветераннары арасында оештырылучы «Балкыш» фестиваленең районкуләм туры булып узды.
3 март көнне Балтач гимназиясе базасында мәктәп укучылары арасында «Балтач кызы, Балтач егете» район конкурсы узды. Балтач кызлары һәм егетләре мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты.