Начар метеорологик күренешләр: - көннең икенче яртысында һәм 5 март кич, 6 март төнлә томан; - иртән һәм көндез 6 мартта көчле җил, көчәйгәндә 15-20 м/с( Казанда 15-18 м/с).
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 5 март 18 сәгатьтән 2020 елның 6 март 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Җитди явым-төшемсез. Төнлә урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыш, көньяктан 7-12, иртән һәм көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы -2..-6˚. Көндез һаваның максималь температурасы +1..+4˚. Юлларда бозлавык.