2020 нче елның 5 нче мартында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Карадуган гимназиясенең коррекция төркеме балалары һәм аларның әниләре өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган интеллектуаль-күңел ачу программасы оештырдылар.
Программа Ринат Сәлахетдиновның матур җырыннан башланды. Аннары әниләр һәм балалар командаларга бүленеп, ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Үзебезнең уен" интеллектуаль уенында көч сынаштылар. Шулай ук йөгерү, сикерүләр, каршылыклар белән мавыктыргыч конкурслар оештырылды, анда алар үзләренең физик әзерлекләрен сыный алдылар. Ә программа ахырында чәй эчү булды, анда тәрбияләнүчеләр үз әниләрен һәм укытучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.