Балтач муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 5 март көнне, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә Балтач муниципаль районының террорчылыкка  каршы комиссиясенең  утырышы булып узды.

Комиссия  утырышында комиссия әгъзаләре, Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Балтач муниципаль районында вәкиле Илнар Гомәр улы Хөснетдинов, Балтач район прокуроры  Айрат Шакирҗан улы Низамиев, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Котдус улы Усманов, район башкарма комитетының мәгариф идарәсе, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчеләре, Балтач шәһәр җирлегенең  башкарма комитеты җитәкчесе һәм «Кайтаваз» радиосы, «Хезмәт» район газетасы вәкилләре катнашты.

Комиссия утырышында  түбәндәге сораулар каралды:

1. Социаль челтәрләрдә деструктив төркемнәр абунәчеләре белән профилактик эшнең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында.

2. Балтач  район прокуратурасыннан 14 нче февральдә килгән күрсәтмәләр турында.

3. Балтач шәһәр җирлегендә терроризмга каршы тору буенча эшнең оештырылуы турында.

Беренче сорау буенча Балтач район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин һәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ильдар Котдус улы Усманов чыгыш ясады.

Утырышның икенче соравы буенча район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Әсхәтдин улы Таҗетдинов һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәуләт улы Дәүлиев чыгыш ясады.

Балтач шәһәр җирлегендә терроризмга каршы тору буенча эшнең оештырылуы хакында чыгыш ясарга сүз Балтач шәһәр җирлегенең  башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахмановка бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International