«Иң яхшы әти» һǝм «2020 ел хуҗабикǝсе»

2020 елның 10 марты, сишәмбе

2020 елның 4 нче мартында  МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Шеңшеңәр авылы «Батыр» яшьләр үзәгендә «Иң яхшы әти» һәм «2020 ел хуҗабикәсе» диеп аталган күңел ачу уеннары үткәрде.

«Иң яхшы әти» исеме өчен ир-атлар, ә «2020 ел хуҗабикәсе» исеме өчен хатын-кызлар көрәште. Ярышлар вакытында барлык катнашучыларга да вакытка һәм сыйфатка төрле сынаулар узарга туры килде.

Барлык сынау нәтиҗәләре буенча, «Иң яхшы әти» исеменә Зәкиев Илнур,  ә  хатын-кызлар арасында «2020 ел хуҗабикәсе» исеме Фатыйхова Руфиягә бирелде.

Барлык катнашучыларга да «Хыял» яшьләр үзәге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International