Татарстан Республикасы территориясендә 12 мартта төнлә һәм көндез урыны белән 15-18 м/с кадәр көчле җил көтелә (Казанда 15 м/c кадәр).
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 11 март 18 сәгатьтән 2020 елның 12 март 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан 8-13, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+ 5˚, максималь һава температурасы көндез +5..+ 8˚.