8 март көнне Сосна мәдәният йортында "Язлар гүзәл хатын-кызлар белән" дигән концерт булды. Концертта авыл үзешчәннәре катнашты. Бию, җырлар, юмористик номерлар белән бергә авылдашлар тарафыннан җибәрелгән видеокотлаулар да тамашачыларга тәкъдим ителде.