Яз белән бергә матур бәйрәм - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. 8 Март - язның иң гүзәл, иң назлы бәйрәме! Бу көн үзенчәлекле, ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән җылыта, чәчәкләр, наз белән бизәлгән.
9 март көнне Урта Көшкәт авыл клубында "Иң гүзәлләргә багышлана" дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Кызлар өчен биремнәр әзерләнгән иде, алар үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.
Кичә кызыклы, күңелле үтте, күп көлке һәм позитив кәеф булды. Барлык катнашучылар да кечкенә генә бүләк алды.