ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2020 ел
җомга

Подъезд ишегеннән чыгуга, чүп белән тулган контейнер каршы алу, кичләрен ишегалдыларының караңгы булуы - бер дә матур күренеш түгел... Ишек төбеннән үк гөлләр сәламләсә, тротуар «ялт» итеп торса – монысы инде кәеф күтәренкелегенә бер сәбәп.

Нөнәгәр авылында гомер итүче Нигматҗанова Зөлфирә Закирҗан кызының гомер бәйрәме- 90 яшьлек юбилее. Ветеранны тәбрик итәргә Балтач район башлыгы урынбасары Сабирзянов Н.Н,  авыл җирлеге башлыгы Ахметханов А.З.,  "Кызыл юл" кооперативыннан Давлетшин Н.В. килгән иде. Зөлфирә апа улы Рамил һәм аның гаиләсе белән тыныч, мул тормышта гомер итә.

Бүген безнең районда да флагны каршы алу тантанасы булды. Ул безгә Кукмара районыннан килде.

Кунакларны безнең район вәкилләре ике район чигендә милли музыка астында икмәк һәм тоз белән каршы алды. Район үзәгенә кадәр Татарстан флагын алып бару хөрмәтенә Тимирязев исемендәге ҖЧҖ комбайнчылары, ГАЗ-69 һәм ГАЗ-21 автомобильләрен йөртүчеләр, мотоциклчылар, картинг буенча республика ярышларында катнашучылар лаек булды. Балтачка кергәч, бизәлгән атта флаг лыжероллерлы спортчыларга һәм 2019 елгы Россия чемпионнарына тапшырылды, алар үз чиратында "Геройлар аллеясы" Мемориаль комплексына кадәр байракны җиткерделәр. Монда тантаналы чара узды. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин якташларын истәлекле вакыйга белән котлады һәм горурлык белән Балтач районы гербын флагка беркетте.

Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне ел саен 22 августта билгеләп үтелә.

Бүген, 21 август, Балтач муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды.

"Книжная среда" проекты кысаларында "Балтач" ял паркында  җәйге китапханә оештырылды.

Юбилейга багышланган шундый чараларның берсе - ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы. Бүген безнең районда да флагны хөрмәтләү тантанасы узачак. Ул безгә Кукмара районыннан киләчәк.

19 август-Халыкара фотография көне уңаеннан Балтач  Үзәк китапханә виртуаль  фотогалерея тәкъдим итте.


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

"Фронтовикларга телефоннар" акциясе кысаларында Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга мобиль телефоннар тапшырылды. Хәйрия акциясе «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясе тарафыннан башлап җибәрелде.

19 августта Балтач районына ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Виниченко Владислав Валентинович һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Викторович Чукин килделәр.

Эш сәфәренең төп максатларының берсе - «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында үткәрелгән төзелеш эшләренең барышы иде. Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җитәкчелегендә алар башкарылган эшләр белән таныштылар. Гомумән, кунаклар районыбызны төзекләндерүдән канәгать калдылар. Катлаулы икътисадый хәлгә карамастан, «Безнең ишегалды» программасы тулы күләмдә гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International