"Фронтовикларга телефоннар" акциясе кысаларында Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга мобиль телефоннар тапшырылды. Хәйрия акциясе «Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясе тарафыннан башлап җибәрелде.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гөлшат Сәлахова, «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте вәкиле Алия Ибраһимова белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай элемтә белән кәрәзле телефоннар тапшырдылар.
Ветераннар бүләкне рәхмәт сүзләре белән кабул иттеләр һәм хәзер аларның туганнарына һәм якыннарына ешрак шалтыратырга мөмкинлекләре бар дип билгеләп үттеләр. Ә ихтыяҗ туса - проблемасыз социаль хезмәткәргә, авыл фельдшерына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.