Бүген, 21 август, Балтач муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды.
Традиция буенча конференция “Балтач гимназиясе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең һәм балалар бакчаларының казанышлары күргәзмәсеннән башланды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Искәндәр кызы Шәяхмәтова район башлыгы Рамил Рәшит улы Нутфуллин һәм Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов белән берлектә күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.
Пленар өлештә белем бирү һәм тәрбия сыйфатына идарә итүнең заманча мәгариф технологияләре турында төп доклад белән «Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Алия Юныс кызы Шагаева чыгыш ясады.Конференциядә катнашучылар Роза Искәндәр кызы Шәяхмәтованың чыгышын да зур игътибар белән тыңладылар. Ул районда белем бирүнең торышына объектив бәя бирде, белем бирүнең һәм тәрбиянең югары дәрәҗәдә булуын билгеләде. Шулай ук мәгълүмати докладлар белән конференциядә түбәндәгеләр чыгыш ясады:
1. «Укучыларга һөнәри ориентация һәм белем бирү юнәлешендә сәләтләрен ачуда эффектлы система формалаштыру юллары» темасына МБГБУ «Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе» директоры Айрат Габделмарат улы Сөләйманов;
2. «Укыту-тәрбия эшен дистанцион формада оештыру» темасына ГБМБУ «Балтач урта гомуми белем мәктәбе» уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәнүзә Котдусовна Гиматова;
3. «Балалар бакчасында укыту-тәрбия процессында заманча алымнар куллану» темасына «Чепья балалар бакчасы» МБМББУ мөдире Ирина Владимировна;
4. «Мәктәпнең тәрбия системасында әти-әниләр Советы роле» темасына ГБМБУ «Балтач урта гомуми белем мәктәбе» әти-әниләр Советы әгъзасы Шакирова Гөлназ Фәрит кызы;
5. «Югары баллга туган тел аша» темасына МБГБУ «Куныр урта гомуми белем мәктәбе» чыгарылыш укучысы Рәмис Рәфис улы Мөсәгыйтов.
Пленар утырыш азагында Балтач муниципаль районы мәгариф оешмаларын һәм мәгариф хезмәткәрләрен уку елы йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы булды. Шулай ук лаеклы ялга китүче мөгаллимнәр хөрмәтләнде һәм яшь укытучылар тәкъдим ителде.
Конференция нәтиҗәләре буенча яңа уку елында тормышка ашырылачак резолюция кабул ителде.
Хәзерге заман шартларында һәр укучының сәләтен ачу, тәртипле һәм патриотик кеше тәрбияләү, югары технологияле һәм конкурентлы дөньяда тормышка әзер шәхес тәрбияләү мәктәпнең төп бурычы булып тора. Укытучы хезмәтен игенчеләрнеке кебек тонналап, гектарлап үлчәп булмый. Аларның хезмәт җимешләре берничә елдан соң гына күренә. Бүген укытучыларның роле бик мөһим: алар ярдәмендә иң кыйммәтлесе - кеше капиталы тудырыла. Илебезнең киләчәге лаеклы смена әзерләүгә турыдан-туры бәйле.
Кадерле укытучыларыбыз, мәгариф тармагы хезмәткәрләре! Сезгә сәламәтлек, сабырлык һәм һөнәри уңышлар телибез!