Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыюның барышы турында сөйләде.
20 августта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 12 утырышы эшендә катнашты. Узган чара кысаларында ул Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең ведомство төзелүгә 10 ел эчендә ирешкән уңышлары турында сөйләде, шулай ук 2020 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләрен әйтте һәм республикада гамәлдә булган милли проектларны исәпкә алып, агымдагы һәм озак вакытка исәпләнгән бурычларны билгеләде.
Балтач муниципаль районы халкын агымдагы елның 24 августыннан 06 сентябренә кадәр электрон сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сораштыру аноним, барлык нәтиҗәләр дә җыелма рәвештә кулланылачак
Республикада чәчү кампаниясенә беренчеләрдән булып Питрәч, Лениногорск, Тукай, Балык Бистәсе, Бөгелмә һәм Сарман районнары игенчеләре кереште.
Роспотребнадзор идарәсе Арча , Биектау, Әтнә, Балтач районнарындагы территориаль бүлегендә 2020 елның 19 нчы августыннан 02 нче сентябренә кадәр балалар товары һәм мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линияләр эшли. Сораулар белән түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгатьләр кабул ителә: 8(84366)3-15-01 Арча , 8(84368) 2-41-47 Балтач, 8(84365)3-02-71 Биектау.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Балтач муниципаль районы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 августында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
1991 елның 22 августында СССР таркалганнан соң беренче тапкыр Россиянең милли флагы Мәскәүдәге Ак йорт түбәсендә күтәрелде. Шул ук көнне Россия Федерациясе Югары Советы карары белән флагның зурлыгы һәм төсләре рәсми рәвештә расланды.
2020 елның 21 августында 18.00 сәгатьтә Шушма елгасы яр буен төзекләндерү концепциясе буенча икенче иҗтимагый фикер алышу булды. Очрашу Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында узды.