ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Бүген кабаттан кыр батырларын бүләкләү булды. Урып-җыюның 4 атна нәтиҗәләре буенча вымпелга "Игенче" хуҗалыгыннан Гарифҗанов Алмаз, "Сосна" хуҗалыгыннан Зыятдинов Расыйл һәм "Борнак" хуҗалыгыннан Шакиров Илдар лаек булдылар. Молодцы, егетләр!

Бүген безнең районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Фәттахов Дамир Илдус улы килде.

Бүген, 25 августта, безнең районга эшлекле сәфәр белән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы килде.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

21 август көнне, «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» хәйрия акциясе кысаларында Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга канцелярия товарлары бүләк ителде. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау  Комиссиясе «Елмай» Биектау сөт комбинатына иганәчелек ярдәме өчен рәхмәт белдерә.

2 сентябрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булачак, анда ведомствоның 2019 елгы эш нәтиҗәләре каралачак һәм 2020 елга стратегик бурычлар билгеләнәчәк.

 

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

2020 елның 25 августында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә аша кабул итә.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм " милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшкуарлыкны популярлаштыруга һәм гражданнарны эшкуарлык активлыгына стимуллаштыруга, Россия Федерациясе территориясендә кече һәм урта эшкуарлык секторын арттыруга аерым игътибар бирелә.


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Балтач Үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать  эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты,  шагыйрь, Татарстан Республикасы президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улының ышанычлы вәкиле Мансуров Зиннур Мөҗип улы белән очрашу узды.

Тулаем җыем буенча булган саннарга тукталсак, урып-җыюның тәүге көннәреннән алып, район күмәк хуҗалыклары амбарларына барлыгы 74 мең 519 тонна яңа икмәк уңышы кайтарылды. Бүгенге көндә басу-кырларда арпа, солы, вика культуралары уңышын җыйнау дәвам итә, культуралардан уртача уңыш чыгышы гектарыннан 40,8 цетнер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International