Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Фәттахов Дамир Илдус улының эшлекле сәфәре

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Бүген безнең районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Фәттахов Дамир Илдус улы килде.

Визитның төп максаты - Балтачта капиталь ремонттан соң «Хыял» яшьләр үзәген ачу, яшь сайлаучылар, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә депутатларга яшь кандидатлар белән очрашу булды.

«Хыял» яшьләр үзәге район тормышында зур урын алып тора. Ул ачылганнан бирле биредә күп санлы күңел ачу чаралары, спорт ярышлары, интеллектуаль уеннар, безнең район яшьләре яратып йөри торган дискотекалар узды. Шулай ук «Хыял» яшьләр үзәге бинасында «Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучыларының физик культура дәресләре узды. 2019 елда яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы кысаларында, Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Фәттахов Дамир Илдус улы ярдәме белән, «Хыял» яшьләр үзәге зур үзгәрешләр кичереп, яшьләр хыялында булган халәткә килде. Бүген безнең яшьләр үзәге бирегә килүчеләр өчен кабат ишекләрен ача.

Дамир Илдус улы һәм район башлыгы Рамил Рәшит улы үзләренең котлауларын һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Яшьләр үзәген ачу тантанасында Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин, Zoor Zoom фото һәм видеостудиясе директоры Ранил Рәшит улы Шәрифҗанов ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль белән бүләкләнделәр. «Водстрой» ҖЧҖ директоры Закиров Рифат Мидхәт улына Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Яшьләр үзәге хезмәткәрләренә яңа идеяләр, креативлык, яңа көч, энергия, сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт, гаилә бәхете һәм, әлбәттә, нәтиҗәле эш телибез. Коллектив һәрвакыт дус, бердәм һәм тату булсын!

Яшьләр үзәге ачылганнан соң, Дамир Илдус улы Рамил Рәшит улы белән бергә «Романтик» сәламәтләндерү лагеренда булдылар, аны 2021 елда капиталь ремонт программасына кертү планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International