Россия Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улының Балтач районына эшлекле сәфәре

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Бүген, 25 августта, безнең районга эшлекле сәфәр белән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы килде.

Сәфәр башында Илдар Ирек улы Балтач район Советы һәм район башкарма комитеты хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу барышында Илдар Ирек улы гамәлдәге дәүләт ярдәме программалары турында сөйләде, балалар бакчалары проблемасына кагылып үтте, беренчел медицина звеносын үстерү һәм диспансерлаштыру узу кирәклеге турында искәртте, туган телне өйрәнүнең мөһимлеген һәм аның әһәмиятен арттыру кирәклеген билгеләп үтте. 13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар булачак һәм үз тавышыңны аңлап бирергә кирәк, дип ассызыклады ул.

Аннары Илдар Ирек улы, район башлыгы Рамил Рәшит улы белән бергә, Кече Лызи авылында капиталь ремонттан соң «Чемпион» спорт залын ачу тантанасында катнаштылар.

Спорт залы икенче тормыш алды дип әйтергә була. Биредә ремонт эшләренең барлык төрләре башкарылган: тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштыру, түбәне, фасадны ремонтлау, тышкы төзекләндерү эшләре, юлларга асфальт салу, брусчатка җәю һәм башкалар, инвентарь сатып алынган.

Рамил Рәшит улы катнашучыларны спорт залы ачылу белән чын күңелдән котлады, залны төзекләндерүгә көчләрен керткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде. Илдар Ирек улы исеменнән дә барлык катнашучылар адресына җылы теләкләр һәм котлау сүзләре яңгырады.

Шулай ук Илдар Гыйльметдинов Кече Лызи авылында узган халык җыенында катнашты, анда җирлек халкын борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Халык җыеныннан соң, Илдар Ирек улы Рамил Рәшит улы белән Кече Лызи балалар бакчасында булдылар, аңа 2018-2019 елларда капиталь ремонт ясалган иде. Балалар бакчасы бинасының фасадына ремонт ясалды һәм җылытылды, түбәсе ремонтланды, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды, балалар бакчасы территориясе төзекләндерелде. Подрядчы оешма булып «Стройград» ҖЧҖ тора.

Сәфәр ахырында Илдар Ирек улы һәм Рамил Рәшит улы «Сорнай» ҖЧҖ кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар, комбайнчылар һәм механизаторлар белән әңгәмә кордылар. Очрашу вакытында урып-җыю кампаниясе алдынгыларына сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International