“ТАССРның 100 еллыгы” флагында Балтач районы гербы барлыкка килде

2020 елның 21 августы, җомга

 

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында спорт һәм социаль проектлар дирекциясе Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә “Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы” проектын гамәлгә ашыра.

Проект Россия һәм республика этапларыннан тора. Россия этабы кысаларында флаг Россиянең сигез федераль округында булды, анда бәйрәм чаралары кысаларында төбәк милли-мәдәни автономияләре теркәлгән субъектларның флаглары сурәтләнгән 68 нашивка ясалды. Эстафетаның республика этабы 2020 елның июнь ахырында старт алды. Флаг республиканың 43 муниципаль районында, ике шәһәр округында булып Казанга әйләнеп кайтырга тиеш. 30 августта Республика көнен бәйрәм итү кысаларында эстафетаның финал чарасы узачак. Аннары флаг башкаланың Милли музеенда үз урынын алачак.

Бүген безнең районда да флагны каршы алу тантанасы булды. Ул безгә Кукмара районыннан килде.

Кунакларны безнең район вәкилләре ике район чигендә милли музыка астында икмәк һәм тоз белән каршы алды. Район үзәгенә кадәр Татарстан флагын алып бару хөрмәтенә Тимирязев исемендәге ҖЧҖ комбайнчылары, ГАЗ-69 һәм ГАЗ-21 автомобильләрен йөртүчеләр, мотоциклчылар, картинг буенча республика ярышларында катнашучылар лаек булды. Балтачка кергәч, бизәлгән атта флаг лыжероллерлы спортчыларга һәм 2019 елгы Россия чемпионнарына тапшырылды, алар үз чиратында "Геройлар аллеясы" Мемориаль комплексына кадәр байракны җиткерделәр. Монда тантаналы чара узды. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин якташларын истәлекле вакыйга белән котлады һәм горурлык белән Балтач районы гербын флагка беркетте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International