Подъезд ишегеннән чыгуга, чүп белән тулган контейнер каршы алу, кичләрен ишегалдыларының караңгы булуы - бер дә матур күренеш түгел... Ишек төбеннән үк гөлләр сәламләсә, тротуар «ялт» итеп торса – монысы инде кәеф күтәренкелегенә бер сәбәп.
Татарстан Президенты да бу мәсьәләнең мөһимлеген яхшы аңлап, республикадагы шәһәр, бистә ишегалларын һәркемгә уңайлы итеп күрергә теләп, «Безнең ишегалды» дигән проект тәкъдим итә. Бу халыкның күпсанлы хатларына нигезләнеп эшләнде.
«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Балтачның Ленин урамы буенча 37, 37А, Нариман урамы буенча 39,43, 45А йортларында яшәүчеләрнең тәнкыйтен кабул итеп, килеп туган аңлашылмаучанлыкны аңлатып үтәсебез килә.
Әлегә бу ишегалдында төзекләндерү эшләре тәмамланмаган һәм объектны кулланышка тапшыру турында килешүгә кул куелмаган. Бүгенге көндә биредә республика һәм район бюджеты акчасы хисабына бордюрлар куелган, асфальт түшәлгән. Район бюджет оешмалары, аның хезмәткәрләре тарафыннан биредә грунт кайтарылып таратылды һәм печән чәчелде. Шул ук вакытта, әлеге күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә күп тапкырлар үз ишек алларын тѳзекләндерүдә катнашырга чакырып ѳндәүләр булуга кармастан, оештырылган ѳмәләрдә бармак белән генә санарлык кеше катнашты.
Бүгенгә әлеге ишек алдында кече архитектура формалар урнаштыру буенча әзерлек эшләре бара. Шул максаттан Татарстан Республикасы инвестиция-төзелеш баш идарәсе скамейкалар ясап яисә сатып алып урнаштыру буенча аукцион игълан итте.
Район җитәкчелегенең максаты - үз җирлегебездә туып-үскән эшмәкәрләрнең абруен күтәрү, аларның хезмәтен туган ягыбызга файдага юнәлтү. Үзебезнең осталарыбыз ясаган скамейкаларны урнаштырып, Республика җитәкчеләренә үзебездә эшләнгән кече архитектура формаларын куллану отышлырак, күркәмрәк булганын күрсәтергә теләүне халык бик дөрес аңлап бетермәгән. Әлеге кече архитектура формаларын тәкъдим итүне республика оешмалары белән бу архитектур эшләмәләрне куюны килештерүнең бер этабы дип кабул итәргә кирәк.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән кергән тәгъдимнәр, тәнкыйтьләр игътибарсыз калмый. Аларны кулдан килгәнчә башкару өстендә даими эшләр алып барыла. Киләчәктә, рәсми төстә ишегалды кулланышка тапшырылганнан соң, халык кәнагать калыр дип ышанып калабыз.