Балтач ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итәчәк

2020 елның 21 августы, җомга

Мәгълүм булганча, 2020 елда Татарстан республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итә. Татарстан АССР оештырылуга 100 ел тулу кебек вакыйганың әһәмияте турында күп санлы уздырылган чаралар һәм акцияләр дә күрсәтә.

Юбилейга багышланган шундый чараларның берсе - ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы. Бүген безнең районда да флагны хөрмәтләү тантанасы узачак. Ул безгә Кукмара районыннан киләчәк.

Флагны тантаналы рәвештә кабул итү Кукмара һәм Балтач районы чигендә узачак. Алга таба ТАССРның 100 еллыгы Балтач урамнары буйлап узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International