ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

28 апрельдә 11.40 сәгатьтә «Форпост» Балтач үзәге» МБУ директоры Фердинанд Гыйлемҗанов Балтач районы буенча Россия ЭЭМ полиция бүлегенә һәм музеена экскурсия оештырды, экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау, җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау һәм Балтач муниципаль районында профориентацияләү буенча әңгәмә үткәрде.

Балтач «Форпост» үзәге директоры Фердинанд Гыйлемҗанов Балтач гимназиясе укучылары - «Форпост» отряды әгъзалары белән табигатьне саклау технологияләре кысаларында әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан «Экояз» акциясе үткәрде.

26 апрельдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды. Хәзер, җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнәчәк 200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасының үсеш стратегиясе кысаларында яр буе зоналарын үстерү өстенлекләрен сайлый алачак.

Россия Федерациясе Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәме белән 2021 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласында ел саен үткәрелә торган Kazan Digital Week-2021 халыкара форумы үткәрелә.


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

29 апрель 07 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Бүген район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җитәкчелегендә IV чакырылыш Балтач район Советының VIII утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев катнашты.


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

24 апрель – Бөтенрәсәй буенча территорияләрне чүптән чистарту өмәсендә Пыжмара авыл җирлеге дә актив катнашты.

Өлкән гражданнарга - хәрби хәрәкәтләр ветераннарына адреслы югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча яңа хәйрия традициясен формалаштыручы «ПАМЯТЬ ПОКОЛЕНИЙ» хәйрия фонды коммерциягә карамаган оешма.

1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чараларның республика планын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 29 апрелендә 14:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хөрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.

27 апрель көнне Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссиясенең хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе белән берлектә киңәйтелгән утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International