Өлкән гражданнарга - хәрби хәрәкәтләр ветераннарына адреслы югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча яңа хәйрия традициясен формалаштыручы «ПАМЯТЬ ПОКОЛЕНИЙ» хәйрия фонды коммерциягә карамаган оешма. Фондның эшчәнлеге югары социаль әһәмияткә ия, хәзерге вакытта Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче 15 меңнән артык ветеранга ярдәм күрсәтелгән. Татарстан Республикасында Фондтан 139 ветеран һәм 1 учреждение 11 561 448 сумлык ярдәм алды.
Ел саен Фонд «Красная гвоздика» бөтенроссия акциясен үткәрә. Акция чорында илнең һәр кешесе «Красная гвоздика» значогын онлайн, популяр сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекләрендә алып яки иганә өчен волонтерлардан алып, ветераннарга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Значокларны сатудан җыелган акчалар ветераннарга ярдәм күрсәтүгә җибәрелә. «Красная гвоздика» - значок кына түгел, ул илебезнең хәзер яшәүче һәм батырларча һәлак булган ветераннарына рәхмәт символы.