27 апрель көнне Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссиясенең хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе белән берлектә киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль районы башлыгы, террорга каршы комиссия рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
Утырышның көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
1. Язгы хезмәт бәйрәме көннәрендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына, Ураза гаетенә багышланган чараларга әзерлек һәм үткәрү чорында террорчылык янауларын булдырмау һәм мөмкин булган террорчылык актлары нәтиҗәләрен минимальләштерү, бетерү буенча өстәмә чаралар турында, шулай ук авыл җирлекләрендә ДНД эшчәнлеге хакында.
2. Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен кисәтү һәм булдырмау кысаларында эш оештыру буенча профилактика субъектларының үзара хезмәттәшлеге турында. (Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау ягыннан психологик-педагогик ярдәм күрсәтү).
3. Мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге, хокук бозуларны профилактикалауда мәдәни-ял итү учреждениеләренең ролен күтәрү хакында.
4. Районда гомуми белем бирү учреждениеләрендә бердәм дәүләт имтиханнары вакытында һәм чыгарылыш кичәләрен үткәргәндә куркынычсызлык чаралары турында.