2022 елда төзекләндерү өчен Татарстанның ишегаллары һәм иҗтимагый киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирү башланды

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды. Хәзер, җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнәчәк 200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасының үсеш стратегиясе кысаларында яр буе зоналарын үстерү өстенлекләрен сайлый алачак.

Иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр һәр районда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасы буенча төзекләндереләчәк, ә менә ишегалларын сайлаганда, муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләрнең активлыгы һәм якын-тирә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр саны исәпкә алыначак.

Татарстанда территорияләрне төзекләндерүнең иң мөһим принцибы - халыкны процесска җәлеп итү, аларда мөһим эштә катнашу хисе формалаштыру. Алда торган тавыш бирү – барлык татарстанлылар өчен республиканың иҗтимагый киңлекләренең ничек үсәргә тиешлегенә үз фикерләрен белдерү өчен тагын бер мөмкинлек. 2022 елгы төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

Тавыш бирү механизмы түбәндәгечә: ТР Дәүләт хезмәтләре порталының төп битендә сораштыру үткәрү турында баннер яки турыдан-туры сылтама буенча сайтка узарга кирәк gorodsreda.tatar.ru алга таба - ТР Дәүләт хезмәтләре порталының булган хисап язмасы аша авторизацияләнергә яки телефон номеры буенча тиз теркәлү узарга һәм тавыш бирүгә керешергә. Муниципаль районны һәм 2022 елда төзекләндерү өчен паркны сайларга кирәк. «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирү «халык арасында сораштыру» бүлегендә уза. Мобиль кушымтада тавыш бирер алдыннан аны яңартырга кирәк (яңарту функциясе булмаса).

Әлеге этап узуга, ишегаллары өчен тавыш бирергә мөмкин булачак (районны сайларга, ә аннан соң – эзләү юлында урамны һәм йорт номерын кертергә һәм ишегалдын сайларга), шулай ук Казансу елгасының яр буе зоналарын үстерү стратегиясен тормышка ашыру өстенлекләрен билгеләргә кирәк булачак. 

Тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнашырга мөмкин булачак.

Татарстанда тавыш бирүгә 200 волонтер җәлеп ителәчәк: алар Казан, Яр Чаллыда, шулай ук Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Алабуга, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында КФҮләрдә эшләячәк. Волонтерларның төп бурычы - халыкка мәгълүмат бирү һәм ярдәм итү.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International