Балтач «Форпост» үзәге директоры Фердинанд Гыйлемҗанов Балтач гимназиясе укучылары - «Форпост» отряды әгъзалары белән табигатьне саклау технологияләре кысаларында әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан «Экояз» акциясе үткәрде. Акциядә шулай ук Балтач гимназиясе педагог-оештыручысы Равилә Шәрипова һәм табигатьне саклау инспекторы Рамил Хаҗиев катнашты.

Акциянең максаты - өлкәннәрнең һәм балаларның игътибарын кошлар кайтуына җәлеп итү, балаларда табигатькә карата сакчыл һәм игътибарлы мөнәсәбәт һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләү, «чиста республикада» яшәргә һәм эшләргә омтылу.