Дүртенче чакырылыш Балтач район Советының сигезенче утырышы

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җитәкчелегендә IV чакырылыш Балтач район Советының VIII утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:

1. Балтач муниципаль районының 2020 елгы бюджет үтәлешен раслау турында (икенче укылыш).

2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

3. Балтач муниципаль районының 2021 елның 1 кварталында бюджет үтәлеше турында.

4. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының 2021 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү турында.

5. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәт Исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукыннан азат булган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга биләүгә һәм  файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен арендага бирү турындагы 225 нче номерлы 2019 елның 17 декаберендә кабул ителгән карарга өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү хакында.

6. 2020 елда Татарстан Республикасында, Балтач муниципаль районында кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.  

7. Балтач район Советының 2020 елда кабул ителгән карарларының үтәлеше турында.

Утырыш барышында җирле үзидарә органнарында озак еллар тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы һәм Кече Лызи авылы җирлеге башлыгы урынбасары Михайлова Лариса Михайловна бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International