Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Марат Әхмәтов искәрткәнчә, гадәттән тыш хәл режимы Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2015 елның 1 июленнән кертелә. Яңгырлар кайбер районнарда яуган, әмма бөртеклеләрдә башак формалашу вакыты узган инде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономнар өчен семинар үткәрде. Иң элек «Смәел» җәмгыятенең амбар хуҗалыгында булдылар.
Мондагы складларның, ашлык киптерү, чистарту, калибрлау машиналарының яңа уңышны кабул итүгә нинди әзерлектә булырга тиешлеге күрсәтелде. Аннан шул як хуҗалыклар басуларында булдылар. Күпьеллык үләннәр, бодай, арпа, бәрәңге, кукуруз, чөгендер игелә торган басуларда корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәргә каршы көрәш алымнары, гомумән чәчүлекләрне тәрбияләү чаралары турында сөйләштеләр.
Хуҗалык итүдә хәйран тәҗрибә туплаган «Смәел» хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакиров, 2011 елда зур ферма булдыру хыялы белән яши башлый. 1100 савым сыерына исәпләнгән, аларны бәйләмичә асрар өчен 2 зур бинадан торган комплекс бүгенге көндә хыялдан чынбарлыкка әйләнеп бара.
Уртада урнашкан савым бүлегендә «карусель» урнаштырылачак, анда бер төркем сыерлар савылганнан соӊ, яӊаларына урыннарын бирәчәк, ягъни алар даими хәрәкәттә булачак. Әлегә «Смәел» хуҗалыгыныӊ 500 баш савым сыеры бар, ферманы тулы тотар өчен үзләреннән һәм башка район хуҗалыкларыннан таналар тупларга исәплиләр. Элеккеге ферма тораклары да файдалануда калачак, чөнки терлек санын арттыру өчен яшь терлекнеӊ баш саны җитәрлек булуы зарур. Бүгенге көндә ул фермада 42 кеше эшли, алар карамагында 1600 баш терлек бар. Яӊа комплекс файдалануга тапшырылгач, 1100 савым сыерына бары 10 кеше, шул исәптән савучылар һәм белгечләр хезмәт күрсәтәчәк
Районда 15535 гектар күпьеллык үләннәрнең 30нчы июньгә 15062 гектары чабылды. Берничә җәмгыятьтә шәхси хуҗалыкларга печән өләшергә дигән участоклар гына калды. 56165 тонна сенаж хәзерләнде.
Узган ел ул 1нче июльгә 40 мең тонна гына иде. Узган ел бу вакытка иң күп сенажны – 4200 тонна – «Дуслык» хәзерләгән иде. Быел да алар алда – 30нчы июньгә 4562 тонна әзерләделәр. «Бөрбаш»та сенажны былтыр бу чордагыдан ике тапкыр күп – 4535 тонна запасладылар. «Кама»да да шундый югары җитештерүчәнлек күрсәттеләр. Аларда хәзерләнгән печән дә узган ел бу чордагыдан күпкә артык. Узган ел районда 1нче июльгә 3830 тонна печән җыйган булсалар, быел 30нчы июньгә пресслап шәхси хуҗалыкларга өләшенгәне генә дә 7157 тонна. Барлык запас 11917 тоннага җитте.
Зур Лызи авылында яшәүче Агеев Иван Андреевичка 2 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Медведев, җаваплылыгы чикләнгән «Сорнай» җәмгыяте директоры Тәүфыйк Гыйләҗевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Куныр авылында яшәүче Шәфыйкова Маһитап Шәфыйк кызына 1 июль көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Куныр авыл җирлеге хисапчысы Зөһрә Сәгытдинова, җаваплылыгы чикләнгән «Якты юл» җәмгыяте директоры Райф Хәкимовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Яңгул авылында яшәүче Әгзамова Бәгдәгөл Әгзам кызына 1 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән «Яңа тормыш» җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Яңгул авылында яшәүче Әхмадуллина Сәядә Габдрахман кызына 1 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән «Яңа тормыш» җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
30 июнь көнне ДЦ “Волонтер” СДР РТ активистлары 2 инвалид балада кунакта булып кайттылар. Алар Хәйрия чарасы “Чын куңелдән” узган лотереяда откан телевизор һәм бассейнны тапшырдылар.