Бәрәңге – икенче икмәк

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Смәелдә бәрәңгене үстерә беләләр. Мәшәкате күп, файдасы аз, дип райондагы күп хуҗалыклар бетергәндә дә, алар бу культураны ел саен иктеләр һәм аны сатып өстәмә акча эшләделәр.

«Сортларын еш алыштырып, яңартып торабыз. Биләүле парга, органика белән ашланган ял иткән җирләргә утырту әйбәт нәтиҗә бирә», – ди хуҗалыкның баш агрономы Тәбрис Зәкиуллин. 30нчы июньдә район хуҗалыклары агрономнары Смәелнең бәрәңге басуында булып, алардагы эшнең торышын үз күзләре белән күрделәр. Монда бәрәңге игүгә җаваплы бер механизатор беркетелгән.

 
Көзен уңыш чыгышына карап та хезмәтенә түләү каралган. Тракторчы Равил Шәяхтәмов «МТЗ-82» тракторына тагылган агрегат белән бәрәңге басуына өченче кат эшкәртергә кергән. Чүп үләннәргә каршы гербицидлар сиптергәннәр. Шушы көннәрдә корткычларга һәм авыруларга каршы препаратлар белән эшкәртәбез, диләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International