Үзләренең отчет җыелышларында авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең һәркайсы 2015нче елга авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча конкрет заданиеләр алды. Шуларга нигезләнеп, район буенча бурыч билгеләнде.
Елның яртысы үтте. Алга куелган максатлар кайда, ничек үтәлә соң? Сөт җитештерү буенча аны 7 хуҗалык кына үтәде. Сводкадагы беренче сан – ярты еллык заданиенең үтәлеше (процентларда), икенчесе – заданиедән тыш җитештерелгән сөт (тонналарда).
Светлана Идиятуллина, Резеда Хәйруллина, Дания Хәкимова, Миләүшә Фатыйхова «Татарстан» хуҗалыгының да мегафермасы төзелгәннән бирле районда иң күп сөт җитештереп киләләр.
Быелның беренче яртысында да алар беренче. 248 сыерның һәркайсыннан 3770 килограмм сөт савып алдылар. Барлык җитештергән сөтләрен дүрткә бүлгәч, һәркайсы 249 тонна сауган, аның 40 тоннасы соңгы айда. Шунысы сокландыра: ел саен элекке елдагыдан үсеш белән баралар.
Пыжмара авылында яшәүче тыл ветераны Мәликә Дәүләтшинага 9 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, “Наз” үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Пыжмара авыл җирлеге башлыгы Рафил Зәләев, “Кама” хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗипов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Таузар авылында яшәүче Гыйзәтуллина Асыя Гыйзәтулла кызына 7 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, мәдәният бүлегенең баш белгече Рәзинә Сәләхетдиновалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә үз хужалыкларында тоткан савым кәҗәләре һәм сыерлар өчен агымдагы елда акчалата ярдәм бирү каралган.
Кәҗәләр өчен биреләчәк субсидия – 1000, ә сыерлар өчен 3000 сум тәшкил итә. Үз хуҗалыгында савым кәҗәләре һәм сыерлары булганнарныӊ авылларда җирле үзидарәләргә, ә үзәктә Балтач бистәсе башкарма комитетына мөрәҗәгать итүләре сорала.