ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген сәг.13.00да Балтач район Советының чираттагы 37-нче утырышы узды.

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Салавыч Сәрдегәнендә яз башында булдык. Газетабызның 13нче март санында бу авылга багышланган сәхифәне Салавыч Сәрдегәнендә бердәнбер производство объекты булган фермадагы эшләр белән алдагы саннарның берсендә таныштырырбыз, дип тәмамлаган идек. Соң булса да уң булсын, шушы миссияне үтәргә булдык.

Бу фермага тәвәккәл, кыю һәм таләпчән, авылны һәм аның кешеләрен яхшы белгән һәм аңлаган Җәүһәрия Сабирова мөдирлек итә. Бер үк вакытта бригадир да ул. Авылда калган хезмәт яшендәге кешеләрнең күпчелеге (30дан артык) хуҗалыгын фермада эшләп алган акчага алып бара. 

Быелгы комбайннар парады «Игенче» хуҗалыгы базасында башланды. Дистәләрчә килограмм ягулык ягып, озын юл үтеп, «Алга», «Сорнай» җәмгыятьләре механизаторлары да комбайннарын бирегә алып килде.

Салам, бөртек салып һәркайсын эшләтеп карадылар. «Игенче»дән, «Алга»дан килгән берничәсендә бөртек аккан  урыннары барлыгы ачыкланды. Уракка кадәр аларны төзәтергә ышандырдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре урынга килеп моны кабат тикшерәчәк.

«Сосна»ның амбар хуҗалыгында ел саен язга чыгуга яңа иген уңышын кабул итүгә әзерләнә башлыйлар. Ашлык саклана торган складларны чистарталар, дезинфикциялиләр.

Ындырдагы бөртекне чистарта, сортларга аера, агулый торган машиналарны җентекләп ремонтлыйлар. Ашлык киптерү өчен ике данә «Польский», бер «АВМ-065» агрегаты бар. Амбар мөдире Таһир Габдрахманов җитәкчелегендә ремонтчылар ындырны яңа уңышны кабул итүгә ел саен җиренә җиткереп әзерлиләр. 

Бер күрешү үзе бер гомер,ди халык. Гомергә тиңләрлек вакыйга 18 нче июльдә Татарстанның Балтач районында, Хәләл Индустриаль Парк мәйданында булыр дип көтелә. Ураза бәйрәменә багышланып үткәрелүче чарада популяр артистлар катнашачак. Ильназ Бах, “Казан егетләре” төркеме, көньяк Америкадан Һиндстан төркеменең чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килер, дигән фикерләр бар. Бәйрәмне алып бару вазыйфасы дини җырлар башкаручы, эшкуар Ильяс Халиковка тапшырыла. Бары бу көнне генәХәләл ризык җитештерүчеләр үз товарларын төшенке бәядән сатачак. Халык һөнәрчелеге осталары да тарихи мәйданда очрашырга теләк белдерде. Бәйрәмдә көръән сүрәләрен әйтә алучыларга бүләкләр каралган. Уен-бәйгеләрнең санын әйтеп бетергесез. 
Бала туу һәр гаилә өчен зур шатлык. Туачак сабыйны өйдә зур түземсезлек,олы өметләр белән көтеп алалар. Балтач районы  Зур Лызи 1 нче өлеш авылында матур итеп гомер итүче Владислав һәм Алиса Ивановлар гаиләсенә икеләтә шатлык булып, 8 июль  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнне  игезәкләр дөньяга аваз салды.  2015 елда Балтач районында әле беренче игезәкләр  теркәлде, аларга Макар һәм Арина исемнәре  кушылды.

14
июль, 2015 ел
сишәмбе
Хөрмәтле райондашлар!
16 нчы июль  11.00 сәгатьтә Балтач үзәк китапханәсенең уку залында "Матурлык белән сугарылган дөнья" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Кичә барышында сез шагыйрьләр: Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова, Канәфи Габделбәр улы Бадыйков, Рифат Җамалетдин улы Корбанов, Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин белән очрашырсыз. Сезне уку залында көтеп калабыз.


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

    2015 нче елның 10 июлендә “Социаль туризм” программасы кысаларында Балтач районы пенсионерлары Болгар шәһәренә экскурсияга бардылар. Экскурсовод Люция аларга Болгар шәһәренең тарихы турында сөйләде. Болгардан өлкән яшьтәге кешеләр бик сөенеп, канәгәтләнеп кайттылар. Әлеге чаралар  аларга яшәү көче өстәргә зур мөмкинлекләр бирә.

2015 нче елның 9 июлендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Валиева Диния Насиховна җитәкчелегендә оештырылган бу концерт бик күңелле узды. Татар, удмурд, мари биюләре тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып, яшьлек җырларын җырлап, биеп алдылар.

“Наз” да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Чепья мәдәният йорты хезмәткәрләренә үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эшләрен башлап кына җибәрүче фермерларга булышлык итү” программасында катнашуга гаризалар кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International