Агеев Иван Андреевичка 2 июль көнне 90 яшь тулды.

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Зур Лызи авылында  яшәүче Агеев Иван Андреевичка 2 июль көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина,   авыл җирлеге башлыгы   Дмитрий Медведев, җаваплылыгы чикләнгән «Сорнай» җәмгыяте директоры Тәүфыйк Гыйләҗевлар  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International